news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Матбугат барлык заманнарда да җәмгыятьнең мөһим институты булып кала

Матбугат барлык заманнарда да җәмгыятьнең мөһим институты, ә хакимият өчен халык белән үзара элемтәнең җитди чыганагы булды һәм шулай булып кала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге киңәшмәдә, маммакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлап, шулай дип белдерде.

«Журналистларга гаять зур җаваплылык йөкләнгән – журналистиканың төп принципларын үтәү, объектив һәм дөрес мәгълүмат бирү бик тә мөһим. Гомумән алганда, без үткәрә торган реформалар, безнең барлык гамәлләребез халыкка төгәл җиткерелергә тиеш. Үзләре эшли торган юнәлешләрдә журналистларның квалификациясен күтәрү зур әһәмияткә ия», – дип искәртте республика Президенты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot