Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге биохимик Габибовка Арбузов премиясен бирү карарын имзалады
Мәскәү Биоорганик химия институты директоры Александр Габибов фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе лауреаты булды. Бүләк бирү турындагы карарны бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Габибов Александр Габибовичка фосфорорганик химия үсешенә зур өлеш керткән өчен 2023 елда фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен һәм «Фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе лауреаты» исемен бирергә, – диелә документта.
- Александр Габибович Габибов Совет һәм Россия биохимигы, Россия Фәннәр академиясе академигы. 1997 елдан хәзерге вакытка кадәр Россия Фәннәр академиясенең М.М.Шемякин һәм Ю. А.Очинников исемендәге биоорганик химия институтында эшли. 2017 елдан мәгариф учреждениесе директоры вазифасын башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз