news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Тихомиров премиясен тапшыруда катнашты

Бүген Мәскәүдә «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы мәйданчыгында Борис Тихомиров исемендәге беренче премия җиңүчеләрен бүләкләү танатансы булды. Дәүләт бүләкләрен сәнәгать төзелеше һәм проектлау өлкәсендә эшләүчеләргә тапшырдылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җиңүчеләр арасында республика предприятиеләре хезмәткәрләре дә бар иде.

Премия сәнәгать билгеләнешендәге объектларны проектлау һәм төзүгә, алдынгы инженер, проект, техник һәм технологик хәл ителешләрне гамәлгә кертүгә зур өлеш кертә торган хезмәтләр өчен бирелә. Премиянең төп максаты –  сәнәгать төзелеше һәм проектлау хезмәткәрләрен яңа уникаль проект хәл ителешләре һәм концепцияләре булдыруга этәрү, төзелеш тармагының кадрлар потенциалын үстерү.

Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнде. Аларның һәрберсендә өчәр кеше бүләк алды. Җиңүчеләргә кубоклар һәм дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды. Беренче урын өчен – 800 мең сум, икенчесе өчен – 600 мең сум, бронза призерларга 400 мең сум бирелде. «Күпьеллык хезмәте һәм һөнәргә тугрылыгы өчен» номинациясендә җиңүчеләргә 500әр мең сум акча тапшырылды.

«Тихомиров исемен горур йөртә торган премия – ул, беренче чиратта, Борис Ивановичның предприятиенең җитештерү потенциалына керткән һәм аны илебезнең әйдәп баручы проект һәм фәнни-тикшеренү институтларының берсе позициясенә чыгарган гаҗәеп мирасның зур өлешен бәяләү. Бүген санкцияләр шартларында эшләсәк тә, «Казан Гипронииавиапром» проектларының берсе дә туктатылмаган. Төзелеш тармагы үсешен дәвам итә. Үз карарларында безнең белгечләр остазлар тәҗрибәсенә таяна, иртәгә аларның тәҗрибәсе проектларны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot