news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрендә Камилә Вәлиева белән очрашты

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре хөрмәтенә үткәрелгән тантаналы кичәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Фигуралы шуучы үзенең телеграм-каналында әлеге чарадан фотолар урнаштырган.

Шунысын да искәртик: Камилә Вәлиева Казанда туган, шунда фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган. Алты яшендә ул Мәскәүгә күченә һәм Этери Тутберидзе белән эшли башлый.

Казан спортчысы Пекинда узган Олимпия уеннарында, Европа һәм Россия чемпионатларында җиңү яулады.

Вәлиева Олимпиаданың командалы зачетында җиңгәннән соң, Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) яшь чемпионның канында тыелган препарат табылуы турында игълан итте. Шуңа да карамастан, фигуралы шуучыга шәхси ярышларда катнашырга рөхсәт иттеләр, ул анда дүртенче урынны гына яулады.

Элегрәк Камилә Вәлиева Алинә Заһитова белән дуслар булуы турында әйткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot