news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия технология университетында булды

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия технология университетында булды
Фото: Лилия Галимова Телеграм-каналыннан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүдә Россия технология университетында (МИРЭА) булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Университет илнең иң эре технологик компанияләре өчен белгечләр әзерли, шул исәптән Росатом, Ростех, Роскосмос, Ростелеком, Сбербанк, 1C, Яндекс, VK һәм Samsung өчен. 2023 елдан югары уку йорты шулай ук Татарстанның КАМАЗ автогиганты белән дә хезмәттәшлек итә.

Миңнехановны республикадан зур делегация озата йөрде. Визит вакытында делегациягә Россия фән һәм югары белем министрының яңа урынбасары Елена Грудинина да кушылды. Ул Татарстанда туган – тумышы белән Бөгелмәдән.

news_right_1
news_right_2
news_bot