news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көне чараларында катнашу өчен Чаллыга килде

Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көне чараларында катнашу өчен Чаллыга килде
Фото: Чаллы мэриясе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде. Сәфәренең төп максаты - Машина төзүчеләр көненә багышланган чараларда катнашу. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм уңаеннан тантаналар шәһәрнең Орган залында уза, аның каршындагы мәйданчыкта җирле предприятиеләр җитештерә торган заманча автотранспорт күргәзмәсе оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов чарада булды һәм «КАМАЗ» ГАҖ компаниясенең авыр техника үрнәкләре, шулай ук «ЕлАЗ», «Казаньсельмаш», «Соллерс Алабуга» предприятиеләре техникасы һәм башкалар белән танышты.

Һөнәри бәйрәмгә багышланган күргәзмәдә «КАМАЗ» ГАҖ К5 буынының инновацион автотехникасы күрсәтелде. Экспозициягә КАМАЗ-54901 һәм КАМАЗ-54902 флагман модельләре кертелгән, алар Россия логистика компанияләре арасында популяр булып тора. Шулай ук катлаулы юл шартларында эшләү өчен билгеләнгән, төзелеш индустриясендә, нефть-газ өлкәсендә һәм инфраструктура төзүдә киң кулланыла торган тулы приводлы авыр үзбушаткыч КамАЗ-65959 күрсәтелде.

Татарстан Президенты белән бергә экспозициядә Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка җитәкчеләр булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot