Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов машина йөртүчеләрне сак булырга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов автомобиль хуҗаларын юлларда сак булырга өндәде. Бу хакта республика лидеры Телеграм-каналында язган.
«Бүген юлда булганнарның барысына да мөрәҗәгать итәм, якын арада республикада һава шартлары катлаулы булыр дип фаразлана - яңгыр, җепшек кар, урыны белән бозлавык һәм буран көтелә. Томан булуы ихтимал. Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз, руль артында игътибарлы һәм сак булыгыз», - дип язган Миңнеханов.
Татарстан Гидрометеорология үзәгендә республикада һава шартларының начараюы турында кисәткәннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз