Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Мәшгульлекне саклап калып, эшсезлек үсешенә юл куелмавы мөһим булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы белән чыгышында республикада мәшгульлекне саклап калып, эшсезлек үсешенә юл куелмавы мөһим булуын билгеләп узды.
Президент тормыш, көнкүрешне яхшыртуда нәтиҗәле икътисад мөһим роль уйнавын билгеләп узды.
«Предприятиеләр күптөрле каршылыкларга юлыкты: тышкы сәүдәдә чикләүләр, логистик чылбырлар өзелү, көнбатыш технологияләренә һәм кредит ресурсларына юл ябылу. Ләкин алдагы елларда салынган ныклы фундамент, компанияләрнең өзлексез эше, кредит финанс оешмаларының тотрыклы эше, илкүләм проектлар гамәлгә ашырылуы, федераль һәм төбәк ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республика икътисады каршылыкларга тотрыклыгын саклады», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бу ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты 3,7 трлн сум булыр дип көтелә. Җитештерелгән продукция 4,4 трлн сум, төзелеш эшләре күләме 460 млрд сумнан артык, төп капиталга инвестицияләр 750 млрд сум булыр дип фаразлана.
«Мәшгульлекне саклап калып, эшсезлек үсешенә юл куелмавына ирешеп булу мөһим», - диде Президент. Моның өчен ул предприятие җитәкчеләренә, халыкның мәшгульлегенә ярдәм чаралары өчен федераль Хөкүмәткә ярдәмен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз