news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани мәчетен реставрацияләргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани мәчетен реставрацияләү өчен документлар әзерләргә боерды. Республика Президенты әлеге карарны Казанның тарихи үзәген караганда бирде.

«Әлеге мәдәни мирас объектында реставрация соңгы мәртәбә 2005 елда булган», – дип хәбәр иттеләр Президентның матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов мәчетнең фасадын һәм түбәсен тәртипкә китерергә йөкләмә бирде. Реставрация эшләре берничә этапта уздырылыр дип көтелә.

Алдарак Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәгендәге төзелеш объектлары карады дип хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100