news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәңгелек ут янына һәм Совет солдаты монументына чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Мәңгелек ут янына һәм Совет солдаты монументына чәчәкләр салды
Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Аның белән бергә бу тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьера-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар, ветенраннар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев катнашучыларны Җиңү көне белән котлады, ветераннар белән истәлекле фотога төште.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация парк эченә кереп Совет солдаты һәм Ана монументларына чәчәкләр салды.

Рөстәм Миңнеханов янәшәсендә башка ветераннар белән бергә җәмәгатьчелеккә таныш шәхес, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис хәзрәт Салихҗанов та бар иде.

Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар «Казан» су асты көймәсе янәшәсендә тантанада катнашучы яшьләр белән фотога төште.

Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендәге делегация Җиңү көне уңаеннан оештырылган башка чараларга да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100