news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мамадыштагы Питрау турында: Бу — бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм

Рөстәм Миңнеханов Мамадыштагы Питрау турында: Бу — бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында 27 мәртәбә Республикакүләм Питрау бәйрәме үткәрелде. Керәшен мәдәнияте бәйрәм тантанасын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды.

«Күпсанлы кунакларны, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән килгәннәрне дә сәламлим. Иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Менә Советлар Союзы дәверендә, без качып кына Питрау бәйрәмен күрергә бара идек. Бүген мондый югары кимәлдәге бәйрәм тантанасын ил күләмендә дә эзләп табуы авыр. Әлеге искиткеч бәйрәмне оештыручыларга аерым рәхмәт. Бу – бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм», — диде Рәис.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне яхшы оештырганнары өчен Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинга да рәхмәт сүзләре ирештерде.

Тантана барышында республика Рәисе бер төркем алдынгыларга дәүләт бүләкләрен, ансамбльләргә сертификатлар тапшырды.

Питрау барышында танылган сәхнә йолдызлары, фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. Төрле ишегаллары эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot