news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мамадышта сыр заводында булды

Рөстәм Миңнеханов Мамадышта сыр заводында булды
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мамадышта «Азбука сыра» сыр заводында булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Узган ел «Азбука сыра» заводы 129 мең тонна сөт эшкәрткән. Заводта 343 хезмәткәр эшли. Алар көн саен 70 тоннага кадәр продукция, шул исәптән 45 тоннага якын сыр җитештерә.

Миңнехановка җитештерү линиясен күрсәттеләр. 2021-2022 елларда предприятиедә ярымкаты сырлар чыгару өчен BERTSCH сыр җитештерү линиясе ярдәмендә җитештерүне автоматлаштыру буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, ул тәүлегенә 180 тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, 2023 елның I кварталында сөт эшкәртү күләме арта һәм тәүлегенә 480 тоннадан артып китә.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында булды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100