news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры резиденциясендә булды

Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры резиденциясендә булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимның шәхси чакыруы буенча аның резиденциясендә булды. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышыннан соң узды, дип сөйләде Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Очрашуда уртак проектлар турында сөйләшкәннәр һәм рәис буларак Рөстәм Миңнеханов уздырган төркем утырышына йомгак ясаганнар.

Әнвәр Ибраһим фикеренчә, мондый эш форматы бик мөһим. Чараның Малайзиядә узуы өчен ул әңгәмәдәшкә рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе Малайзия Премьерына утырышка катнашкан өчен рәхмәт әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot