news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемгә лаек булган укытучыларны котлады

Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемгә лаек булган укытучыларны котлады
Энҗе Габдуллина

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучыларга мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырды.

«Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә Биектау 1 нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Татьяна Гришина, Ютазы районының Урыссу 1 нче номерлы башлангыч мәктәптә башлангыч класс укытучысы Галина Матвеева, Буа районы «Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта белем бирү мәктәбе» директоры Светлана Победимская, Чаллының 15 нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучысы Гөлназ Ганиева, Лениногорск шәһәренең 8 нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең биология һәм география укытучысы Наилә Кутасова, Әлмәт шәһәренең 57 нче номерлы «Сандугач» балалар бакчасы – балалар үсеше үзәге» тәрбиячесе Рәйхана Минһаҗева лаек булды.

Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән профессор, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының чит телләр һәм тәрҗемәләр Югары мәктәбендә тәрҗемә теориясе һәм кафедрасы консультанты Фаина Ратнер бүләкләнде.

«ТАССР оешуга 100 ел» медаленә Иҗтимагый палата эксперты, Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Римма Гыйльмиева, Казанның 27 нче номерлы татар телендә белем бирүче гимназия директоры Люция Хөснетдинова лаек булды. 

Татарстан Республика Рәисенең Мактау хаты белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының төзелештә мәгълүмат системалары һәм технологияләре кафедрасы профессоры Фаил Әхмәдиев бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100