Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә катнашты
Бүген Лаеш районының Усад авылында урнашкан «Инноватика» күппрофильле лицее базасында Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе үтә. Чара башланганда ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә катнашып, балаларга уку өчен кирәкле әсбаплар тапшырды.
«Яңа уку елы башында үткәрелә торган матур традициябез бар, балаларыбызны мәктәпкә әзерләргә булышабыз, аларга уку өчен кирәк-ярак әйберләрен тапшырабыз. Әлеге чара республикада киң колач белән бик актив үтә. Быел әле шушы акция кысаларында Татарстан шефлыгында булган Лисичанскка да ярдәм итәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышы вакытында.
Ул шулай ук катнашучыларга, үсеп килүче буынга теләкләрен җиткерде. «Балаларга яхшы һәм уңышлы уку елы телим. Бөтенегезне дә бүгенге вакыйга белән котлыйм», — диде ул.
«Безнең гаилә күпбалалы. Менә улым Әмиргә Рәисебез Рөстәм Нургалиевич ярдәм итте. Рюкзак бүләк итте, бик шатмын. Зур кызым да шушы лицейның 3 сыйныфына укырга бара. Кечкенә кызга әле 4 яшь кенә, ул балалар бакчасында тәрбия ала», — дип сөйләде Әминә Йосыпова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әңгәмәдәш шулай ук, балаларны ничек тәрбияләве турында сөйләде. «Балаларны тәрбияләгәндә, аларны кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә, туган якны үз итәргә өндәргә тырышам. Балалар төрле яктан үсеш алырга тиеш. Мәсәлән, Әмирем спорт белән кызыксына, мавыга. Ул футбол түгәрәгендә шөгыльләнә», — диде ул.
Киңәшмә эше лицей эшчәнлеге белән танышу һәм пленар өлеш белән дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз