news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Максатчан капитал фондлары» дискуссиясе спикерлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов «Максатчан капитал фондлары» дискуссиясе спикерлары белән очрашты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Максатчан капитал фондлары (эндаументлар)» панель дискуссиясе спикерлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунаклар арасында Тотрыклы үсеш илкүләм альянсы генераль директоры Андрей Шаронов, МФТИның максатчан капитал фонды башкарма директоры Светлана Красночуб, Владимир Потанинның Хәйрия фонды генераль директоры Оксана Орачева, МГИМОның үсеш фонды (эндаумент) башкарма директоры Марина Петрова бар иде.

Очрашу барышында максатчан капитал фондларына финанслауны җәлеп итү ысуллары һәм инструментлары, максатчан капитал фондлары белән хезмәттәшлекне үстерү кебек мәсьәләләр тикшерелде.

Шулай ук фундаменталь фән проектларына ярдәм итү, бюджеттан тыш финанслау хисабына яңа программалар булдыру темалары да күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100