Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Максат – технологик лидерлыкны тәэмин итү
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып, 2024 елда Россия Президенты Владимир Путин технологик лидерлыкны тәэмин итү бурычын куйганлыгын искәртте. Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре бу максатка ирешүгә актив кушылды.
«Республика инициативаларын гамәлгә ашыру максатыннан, илебез икътисады өчен мөһим юнәлешләр: җитештерү чаралары һәм автоматлаштыру, азык-төлек иминлеге, яңа материаллар һәм химия, сәламәтлек саклау, күп иярченле төркемнәр буенча 3,2 миллиард сум җәлеп ителде, - диде Татарстан Рәисе. - Әйтик, «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты кысаларында Казан федераль университеты Россия нефть-газ чыгару сәнәгате өчен импортны алмаштыра торган катализаторлар һәм реагентлар эшли. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты инженерлык эшләнмәләре үзәген булдыру хокукын отты, югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә федераль субсидияләр ала. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) пилотсыз авиация системалары буенча фәнни җитештерү үзәгенең якорь резиденты булды».
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Моннан тыш, «Җитештерү чаралары һәм автоматлаштыру» илкүләм проекты кысаларында Иннополис Университетында сәнәгать робототехникасын үстерүнең беренче федераль үзәге уңышлы эшләп килә.
«Безнең югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында да үз урыннарын интенсив үстерүне дәвам итәр дип ышанам», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, тулаем республикада фәнни-технологик үсешнең стратегик нигезләрен формалаштыру, дәүләт һәм фәнни-техник эшчәнлекнең бербөтен төбәк системасын булдыру, шулай ук галимнәргә ярдәм итүнең республика чараларын камилләштерү буенча зур эш башкарылган.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстанда фәнни-технологик үсешнең озак сроклы программасы кабул ителде, ТР Фәннәр академиясе тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторы белән дәүләт идарәсенең үзәк элементы булып тора.
Актив фәнни-техник сәясәт нәтиҗәсендә республикада фәнни-тикшеренү персоналы саны аның яңа тарихында рекордлы күрсәткечкә җитте, ә фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар күләме соңгы биш елда өч тапкыр диярлек артты, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, республикада инновацион белем бирү мохитен һәм алдынгы тикшеренү инфраструктурасын үстерү дәвам итә.
Федераль үзәк ярдәмендә республиканың фәнни-белем бирү комплексы даими рәвештә яңа объектлар белән тулылана, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, хәзер ил территориясендә заманча кампуслар челтәре булдыру буенча конкурс үткәрелә, анда Татарстан да актив катнаша.
«Ил җитәкчелеге фәнни-техник өлкәдә мөһим максатларны формалаштырып кына калмады, ә аларга ирешүнең конкрет механизмын тәкъдим итте, шул исәптән фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен (НИОКР) субсидияләү, салым преференцияләре бирү, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә озак вакытлы квалификацияле заказ бирү. Алар барысы да фәннең җитештерү белән элемтәләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук төбәктә фәнни-техник һәм мәгариф кооперациясенең уңышлы мисаллары барлыгын билгеләп үтте. Республиканың зур предприятиеләре структурасында фәнни бүлекчәләр, конструкторлык бюролары бар. Индустриаль партнерлар - югары технологияле компанияләр ярдәмендә алты алдынгы инженерлык мәктәбе эшли.
Моннан тыш, югары белем бирү системасының матди-техник базасын үстерү буенча дәүләти-хосусый партнерлык үсеше дәвам итә. Мәсәлән, Түбән Камада һәм Әлмәттә.
«Әмма бу уңышлы мисаллар гына җитәрлек түгел, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Фәнни-җитештерү кооперациясенең бөтен җирдә киң таралган күренешкә әверелүе мөһим. Безнең бурыч - стратегик бурычларны хәл итү өчен күрсәтелгән механизмнан нәтиҗәле файдалану. Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре тарафыннан фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә озак сроклы квалификацияле заказ формалаштыру темасы аеруча мөһим».
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко докладында НИОКРны финанслауның бүген түбән дәрәҗәдә булуының берничә сәбәбен атады. Бу, шул исәптән, идеядән һәм тәҗрибә үрнәгеннән озак цикл, инжиниринг кадрларына кытлык, НИОКР үткәрүгә акча булмау һәм чыгымнарны аклауның озак срогы, югары уку йортлары һәм җитештерү арасындагы аерма, НИОКРга субсидияләр рәсмиләштерүнең катлаулылыгы, дәүләт ярдәме чараларының җитмәве.
Олег Коробченко сүзләренчә, алдынгы илләрдә НИОКРны финанслауның агымдагы дәрәҗәсе эчке тулаем продуктның 3-5 процентын тәшкил итә. Россиядә бу күрсәткеч 1 процентка тигез.
Олег Коробченко шулай ук искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарны 2030 елга эчке тулаем продуктның кимендә 2 процентына кадәр арттыру бурычын куйган.
ТР Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, нефть чыгару һәм эшкәртү, машина төзелеше өлкәсендәге зур сәнәгать предприятиеләре вәкилләре доклад белән чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз