news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Максат - индустрияне мәгариф процессына җәлеп итү

Квалификацияле һәм чыннан да кирәкле яшь белгечләр әзерләү компанияләрнең реаль ихтыяҗларын исәпкә алып кына мөмкин. Моның өчен туры элемтә булдырырга һәм тармакны мәгариф процессларына җәлеп итәргә кирәк. Бу хакта Иннополиста Digital Innopolis days мәгариф, бизнес һәм дәүләт идарәсендә цифрлы трансформация форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Пленар сессия башланыр алдыннан республика җитәкчесе Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белән форумның тематик күргәзмәсендә булды.

Республика Президенты быел Иннополис Университетының 10 еллыгын билгеләп үтүен искәртте. Актив һәм үз эше белән мавыгучы белгечләр ярдәмендә ул Россиянең икътисади үсешендә һәм кадрлар потенциалында зур роль уйный торган масштаблы проектларны тормышка ашыра.

ТР Президенты сүзләренчә, укытуның сыйфатын һәм тыңлаучыларның мотивациясен игътибардан читтә калдырырга ярамый. Иннополис Университеты укытучыларны стажировкалау, белем бирү чаралары, профессиональ стандартларны актуальләштерү һәм башкалар буенча бу юнәлештә зур эш башкарды.

«Илебез икътисадында килеп туган бурычларны хәл итү шартларында тармакка озак вакытка гына түгел,ә бүген үк компанияләрнең ихтыяҗларына җавап бирергә сәләтле карарлар кабул итү зарурлыгы туа. Хәзерге вакытта чит ил программаларын алыштыру мәсьәләсе кискен тора», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Президенты икътисадны циффрлаштыру һәм производство предприятиеләре һәм фәннең туры элемтәләрен булдыру юнәлешендә республикада гамәлгә ашырыла торган тагын берничә масштаблы һәм мөһим проектны атады.

«Бу проектларның барысын да бердәм максат — тармакны мәгариф процессына җәлеп итү берләштерә. Компанияләрнең реаль ихтыяҗларын исәпкә алмыйча, квалификацияле кадрлар әзерләү мөмкин түгел. Бу алым үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100