Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Майор Гаврилов батырлыгы - ул ныклык, куркусызлык һәм кыюлык символы
Бүген, 22 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаган майор Петр Гаврилов бюстын ачу тантанасында катнашты. Бюст Геройның туган ягы - Татарстанның Питрәч районы Әлбәден авылында урнаштырылды.
«Брест крепосте оборонасы Бөек Ватан сугышы башындагы героик бәрелешләрнең берсе булды. Майор Гаврилов батырлыгы - ул ныклык, батырлык һәм кыюлык символы. Петр Гаврилов бюстын кую - ул күренекле шәхесләргә карата ихтирам, үткәннәргә карата хөрмәтле мөнәсәбәтебез билгесе. Без балаларны Петр Гаврилов кебек геройлар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Аның Ватанга мәхәббәте, сугыштагы батырлыгы - яшьләр өчен лаеклы үрнәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта ТР Президенты Петр Гаврилов турындагы истәлек Россиянең төрле шәһәрләрендә урам исемнәре белән мәңгеләштерелгәнлеген искәртте. Моннан тыш, герой кешеләр күңелендә саклана.
Майор Петр Гаврилов 1941 елның 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостеның Көнчыгыш фронты белән җитәкчелек итә. Ул үз тирәсенә исән калган сугышчыларны һәм командирларны берләштергән һәм дошман фронтны өзеп керердәй урыннарны саклауны тәэмин итә алган.
«Белоруссия Бөек Ватан сугышы башланганда аеруча зыян күрде. Хәзерге вакытта кемдер тарихны яңадан язарга һәм геройларыбызга, илне азат иткән сугышчыларыбызга куелган һәйкәлләрне юк итәргә омтыла. Брестта Петр Гаврилов исемен барыбыз да белә. Барлык дүрт музейда да аңа багышланган аерым почмак бар. Ул үз Ватаныңны ничек яратырга һәм якларга кирәклегенә ачык мисал», — диде үз чыгышында Беларусь Республикасының мактаулы консулы Константин Анисимов.
Татарстан президенты Петр Гаврилов бюстына чәчәкләр салды, шуннан видеоэлемтә буенча тантанага геройның оныгы кушылды. Ул Краснодарда яши. Ханым Татарстан җитәкчелегенә, республикада бабасы турында искә алуны дәвам итүләре һәм туган авылында бюст куюлары өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз