Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Магомед Магомедов белән суд системасын үстерү буенча фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гомуми юрисдикциянең алтынчы кассацион суды рәисе Магомед Магомедов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда кайбер эш мәсьәләләре, суд системасын үстерү, шулай ук төбәк дәрәҗәсендәге багланышлар турында фикер алыштылар.
Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Кичә Казанга визиты кысаларында Магомед Магомедов Татарстан Республикасы Югары судында булды: суд бинасын, тарих музеен карады, гражданлык эшләре буенча суд эшләрен тәэмин итү бүлеге эше белән танышты. Аннары киңәшмәдә Магомед Магомедов Татарстан судлары чыгарган суд карарларына бирелгән кассацион шикаятьләрне карауның статистик күрсәткечләрен игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз