Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Мәгълүмат һәм белем иң төп байлыкка әверелә бара
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәгълүмати технологияләр үсеше конкурентлылык өстенлеге бирә, шуңа күрә ИТ- өлкә дөнья икътисадының драйверы булачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмати бергәлек көне уңаеннан котлавында шундый фикерен җиткерде.
«Бу көн – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче барлык программистларның, система администраторларының, интернет-провайдерларның, веб-дизайнерларның, интернет-басмаларның мөхәррирләренең һәм тагын күп белгечләрнең һөнәри бәйрәме.
Сез иң тиз үзгәреп тора торган һәм прогрессив эшчәнлек өлкәсендә эшлисез. Чөнки мәгълүмати технологияләр цивилизациянең йөзен чынлап та үзгәртә. Информатика кешелеккә гаҗәеп байлык бирә: мәгълүмат һәм белем иң төп байлыкларга әверелә, үзлегеңнән уку өчен гаять зур мөмкинлекләр ачыла.
Юкка гына 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителмәде. Без мәгълүмати технологияләрне үстерүгә басым ясап эшләүнең Россиядә һәм дөньяда конкурентлы өстенлек бирәчәген тулысынча аңлыйбыз. Киләчәктә нәкъ менә ИТ-өлкә безнең икътисадның драйверы булачак.
Моның өчен бездә кирәкле эш эшләнгән: безнең тәҗрибәле һәм кирәкле ИТ-компанияләребез, элемтә операторлары, югары уку йортлары, стартапларга ярдәм итү һәм аны үстерү инфраструктурасы, амбицияле һәм профессиональ командабыз бар.
Татарстанда ИТ-тармакны үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен моңарчы булмаган чаралар күрелә: Казанда һәм Чаллыда ИТ-парклар нәтиҗәле эшли, «кІТык» Республика ярдәм программасы эшли башлады, Иннополис югары технологияләр шәһәре үсә, яңа ИТ-квартал һәм Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк төзелә.
Татарстанда төзелә торган цифрлы экосистема меңнәрчә яшь һәм талантлы кешеләрне безнең республикага җәлеп итәр дип ышанам. Сезнең белән бергә без Татарстанны Россиядә ИТ-индустрияне үстерүдә әйдәп баручы үзәк итәчәкбез.
Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм куелган максатларга ирешүегезне телим. Бәхет һәм иминлек сезгә!» – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз