Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Магҗан Җомабаев фәнни-мәдәни үзәгендә булды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гауез Нурмөхәмбәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Петропавловскида «Магҗан үзәге» фәнни-мәдәни хабында булдылар. Әлеге үзәк бүген ачылган Габдулла Тукай һәйкәле янында урнашкан. Бу юкка гына түгел. Тукай иҗаты казах классигы Магҗан Җомабаевның әдәби мирасын формалаштыруга тирән йогынты ясаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк үзенчәлеге шунда ки, бу — Казахстандагы беренче фәнни-мәдәни хаб. Ул узган елда ачылды һәм бөек казах шагыйре, фәлсәфәчесе һәм төрки дөнья мәгърифәтчесе Магҗан Җумабаевка багышланган. Үзәктә шигыйрьнең музее, зур китапханә, архив документлары белән эшләү өчен лаборатория, китап клубы, журнал редакциясе, конференцияләр залы бар.
Үзәк тарихи бинада – XIX гасырда танылган татар сәүдәгәре Янгуразов йортының икенче катында урнашкан. Бина республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булып тора һәм ачылышка кадәр реставрацияләнгән. Янәшәдә Магҗан Җомабаев балачакта йөргән мәчет урнашкан.
Үзәк фәнни тикшеренүләр, мәдәни һәм белем бирү программалары, халыкара чаралар һәм иҗади проектлар үткәрү өчен заманча интеллектуаль киңлек булып тора. Аның төп бурычы — шагыйрь мирасын саклау һәм популярлаштыру, яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз