news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов мәдәният турында челлендж өчен ролик күрсәтте

Татарстан халкы дөнья челленджы өчен «Рожденные культурой» видеоролигын әзерләде. Проектта катнашучылар татар халкының уникаль традицияләрен заманча форматта – хәрәкәт һәм бию аша күрсәттеләр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Макстагы каналында хәбәр итте.

«Бу безнең барыбыз өчен дә тамырларыбызны саклап калу кирәклеген матур искәртү!» – дип язды Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, сүз үткәндә яшәү турында гына түгел, ә халыкның тәңгәллеген формалаштыручы кыйммәтләрне саклау һәм аларны киләсе буынга тапшыру турында да бара.

Видео: https://max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot