Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов мәдәният эшлеклеләрен Артистлар көне белән котлады
Россиядә беренче тапкыр яңа гомуммилли бәйрәм – Артистлар көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында мәдәният эшлеклеләрен котлады.
«Актерларыбызны гына түгел, барлык мәдәният эшлеклеләрен котлыйм! Катлаулы хезмәтегез өчен рәхмәт. Афәрин!» - дип язган Миңнеханов.
Татарстан Рәисе республиканың барлык театр коллективларына аерым мөрәҗәгать итте һәм аларга иҗади уңышлар теләде. Ул Татарстанда 30дан артык театр эшли, дип искәртте. Сәхнәләргә яңа спектакльләр чыгып торсын, тамашачыларның алкышлары тынмасын, дип йомгаклаган ул котлавын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз