news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Лисичанск турында: Иң мөһиме - кешеләр шәһәргә кайта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика шефлыкка алган Лисичанскига (Луганск Халык Республикасы) халыкның кире кайтуын әйтте.

«Лисичанскида безнең вәкил бар. Зур эш башкарыла. Миндә булган мәгълүмат буенча, газ буенча мәсьәлә хәл ителгән диярлек, су һәм җылылык буенча сораулар хәл ителә. Адым саен алга барабыз, ярдәм итәбез. Иң мөһиме – фронт сызыгы якын булуга карамастан, кешеләр шәһәргә кайта», - дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Ул Лисичанскига янгын сүндерү машиналары һәм башка техника җибәрелүен, социаль-мәдәни тармак объектларында ремонт баруын әйтте.

«Без ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Лисичанск өчен безнең республика җаваплы, без бурычыбызны үтибез, ил Президенты куйган бурыч үтәләчәк», – диде ул. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot