news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида Олимпия резервы мәктәбендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида трамплиннан сикерү һәм чаңгы ярышлары буенча Олимпия резервы мәктәбендә булды.

Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге спорт мәктәбе 1972 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә монда 7 меңнән күбрәк бала укып чыккан, 42 спорт мастеры, спорт мастерына йөздән артык кандидат һәм меңнән артык разрядник әзерләнгән.

Мәктәп укучылары Россия һәм халыкара ярышларда призерлар һәм җиңүчеләр булган. Олимпиадаларда ил данын Николай Петрушин, Иван Панин, Данил Садриев (2022 елда ул чаңгыда трамплиннан сикерү буенча команда турнирында көмеш медальгә ия булды) яклады.

Татарстан Президентына объектта уздырылган эшләр турында сөйләделәр. Монда узыш эстакадаларында җәйге ясалма япмаларны, профнастилны һәм чаңгы юлларын алмаштырганнар. К-29 һәм К-48 трамплиннары арасында бугель күтәргече урнаштырылган. Ремонт өчен акчаны «Татнефть» җәмгыяте бүлеп биргән.

Спорт мәктәбенең матди-техник базасын яхшырту өчен К-29 һәм К-48 конструкцияләрен ныгытырга, югары технологияле заманча чаңгы юлы урнаштырырга, мобиль күтәргечләр сатып алырга, кичләрен сикерү буенча күнегүләр уздыру өчен узыш эстакадасын һәм К-29 и К-48 трамплиннарын яктыртуны башкарырга кирәк. Кайбер мәсьәләләр буенча Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп бирүне килештерде инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100