Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Лениногорск кошчылык фабрикасында булды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск кошчылык фабрикасында булды, ул анда эшләрнең торышы, шулай ук җитештерүне алга таба үстерү этаплары белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге инвестиция проекты «Лениногорск кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ базасында индустриаль күркә үстерү буенча җитештерү комплексы төзүне күздә тота.
Элек биредә йомырка җитештерү предприятиесе булган, ул 55 ел эшләгән һәм 2023 елның августында ябылган. Яңа милекче җитештерүне реконструкцияләгән, кошларны карап тоту һәм үстерү өчен заманча җайланмалар, климат һәм вентиляция җайланмалары урнаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган корпусларны карап чыкты, аңа шулай ук кошларны карап тоту технологиясе турында сөйләделәр.
Проект үз куәтенә чыккач, кошчылык фабрикасы 6,5 мең тоннага кадәр күркә ите җитештерәчәк, шулай ук биредә бөртекле культуралар үстерергә телиләр, шул исәптән фабриканы үз азык базасы белән тәэмин итү өчен дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз