news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында М12 автомобиль юлын төзү турында киңәшмә үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур тизлекле М12 автомобиль юлының сигезенче этабын төзүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

«Рөстәм Миңнеханов зур тизлекле М12 автомобиль юлы һәм М7 «Идел» федераль трассасындагы төзелеш объектларын вертолеттан карап йөрде», - дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Киңәшмә Лаеш районының Хәерби авылы янында узды. Рөстәм Миңнехановка мөһим инфраструктура объектын төзү эшләре график буенча һәм тәүлек әйләнәсе алып барылуы хакында хәбәр иттеләр.

ТР Президентын эшләрнең барышы белән «Автодор» компаниясенең идарә вәкиле Марс Газизуллин таныштырды. Сигезенче этапның озынлыгы - 71 километр (663нче километрдан 729нчы километрга кадәр), төзелеш эшләренең бәясе 168 миллиард 258 миллион сум тәшкил итә.

Объектта 41 ясалма корылма төзергә ниятлиләр, Идел елгасы аша 3 362 метр озынлыгындагы уникаль күперне дә кертеп, 24 корылмада эш бара инде. Хәзер биредә капиталь терәкләр торгызыла һәм торык корылмасы сузыла. Бүгенге көндә 4 752, 29 тонна металл конструкциясе үткәрелгән.

Объектта шулай ук автомобиль юлының җир полотносыннан 22 суүткәргеч торба (тугызы төзелгән инде) сузарга ниятлиләр. Кыргый хайваннар юл аркылы чыгу өчен трасса астында тимер-бетон тоннельләр төзелә. Газизуллин шул хакта әйтте.

М12 югары тизлекле автомобиль юлын төзүдә барлыгы 712 берәмлек техника һәм 1 948 хезмәткәр, шулай ук 33 флот берәмлеге җәлеп ителгән.

Киңәшмәдә автомобиль юлын төзүдә агымдагы эшчәнлек мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100