news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Академия 033» авиация уку үзәге эшчәнлеге белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә. Ул Караеш авылындагы аэродромда булды, «Академия 033» авиация уку үзәге эшчәнлеге белән танышты. Бу - коммерциячел, эшлекле һәм шәхси авиация өчен авиация белгечләре әзерләү үзәге. Төп юнәлеше инженер-техник состав белгечләренең квалификациясен арттыру. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уку үзәге бинасында өстәмә һөнәри белем алу өчен шартлар тудырылган. Ике катлы бина кирәкле техник укыту чаралары белән җиһазландырылган, тренажерлар урнаштыру өчен ангар, кунакханә комплексы бар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка кадрлар әзерләү ресурс үзәге – «Академия 033» белән хезмәттәшлек итүче Лаеш техник-икътисад техникумы эше турында сөйләделәр.

ТР Рәисе очу экипажлары әгъзалары өчен тренажер комплексы белән танышты (Ту-214 һәм МС-21 тренажерлары).

Бүген «Академия 033» үзәгендә авиация персоналын әзерләүнең 39 программасы буенча укыту үткәрелә. Эшләү чорында (2023 елның апреленнән) уку үзәге Россиянең әйдәп баручы авиапредприятиеләренең 170 авиация персоналын әзерләгән.

«Академия 033» шулай ук КНИТУ-КАИ һәм П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы кебек белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар уку сыйныфларын, лабораторияләрне, дроннар белән күнегүләр залын карадылар. Шулай ук ачык һавада музей экспозициясен карадылар биредә хәрби авиатехника үрнәкләре куелган иде.

Рөстәм Миңнехановны Лаеш районы буенча эшлекле сәфәрендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, «Туполев» АҖ идарәче директоры, «ОАК» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Константин Тимофеев һәм башкалар озата йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100