news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында игеннәрне урып-җыю эшенә бәя бирде

Рөстәм Миңнеханов Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында игеннәрне урып-җыю эшенә бәя бирде
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән республиканың Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында булды, ул биредә урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Бу хакта ул Telegram-каналында язган.

Бу ике муниципалитетта уңышның 50 процентка якыны җыеп алынган инде. Республика җитәкчесе һәм аны озатып йөрүчеләр авыл хезмәтчәннәре, механизаторлар һәм хуҗалык җитәкчеләре белән аралашты.

Нармонка авылында 4,5 мең гектар сөрүлек җирләрен эшкәртә торган җирле агрофирманың җитештерү базасын карадык, ә Балык Бистәсендә 215 бала шөгыльләнә торган балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасы белән таныштык, дип билгеләп үтте Миңнеханов.

«Безнең авыл хезмәтчәннәре – республикабыз горурлыгы. Алар бу көннәрдә ялны белмичә көне-төне басуларда эшли, илебезне азык-төлек белән тәэмин итә! Лаеш һәм Балык бистәсе районнарында ярты уңыш инде суктырылган һәм уртача уңыш һәр гектардан 40 центнер тирәсе тәшкил итә)», – дип искәртте ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot