Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотоузышында катнашты
Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотоузышында катнашты. Узыш Татарстан Республикасы көненә багышлап, «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысаларында оештырылды.
Мотоциклчылар 1 Май мәйданында колонна булып тезелде. Спас манарасы янында аларга Рөстәм Миңнеханов кушылды, шуннан соң байкерлар «Казан» гаилә үзәгенә юнәлде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда шәһәр халкы өчен мотоциклчыларның чыгышлары оештырылды. Шулай ук казанлылар алдында беренче тапкыр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча ЮХИДИ идарәсе «Каскад» пилотаж осталыгы төркеме чыгыш ясады.
Быел «Ике Кремль» мотофестивалендә бөтен илдән меңгә якын мотоциклчы катнашты. Шул исәптән дустанә илләрдән - Мисыр, Израиль, Ливан, Үзбәкстан, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Төркия һ. б.
Чара «Балалар. Иминлек. Ике тәгәрмәчле транспорт» шигаре белән узды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз