news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Урумчи шәһәрендәге татар мәчетендә булды

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Урумчи шәһәрендәге татар мәчетендә булды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Урумчи шәһәрендәге 1897 елда татар диаспорасы акчасына төзелгән татар мәчетендә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин өчен Аллаһ йорты буйлап экскурсия үткәрделәр.

«Ул шәһәрдәге иң борынгы Аллаһ йортларыннан берсе санала. Татар мәчете традицион стильдә төзелгән, аның янәшәсендә урнашкан дүрт намаз уку залы бар», - дип белдерде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Камил хәзрәт мәчеткә ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән «Казан басмасы»ның яңартылган мөсхәфләрен бүләк итте.

  • Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР Рәисенең «Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр/Евразия өчен яңа тормыш көче» темасына багышланган VIII «ЭКСПО Кытай – Евразия» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашуы хакында хәбәр иткән иде. Республика җитәкчесе шулай ук халыкара форум кысаларында ТР стендын карады, Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы Кытай Коммунистлар партиясе комитеты Секретареның форум делегатлары белән очрашуында катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100