news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясенә килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайның Сычуань провинциясе Чэнду шәһәренә килде. Бер көнлек сәфәр кысаларында ул кайбер компанияләрдә булырга, шәһәр территорияләрен үстерү проектлары белән танышырга ниятли, шулай рәсми очрашулар да планлаштырылган. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте Лилия Галимова хәбәр итә.

Сычуань провинциясе Кытай Халык Республикасының көньяк-көнбатышында урнашкан. Автомобиль төзелеше, металлургия, аэрокосмик, төзелеш, медицина-фармацевтика, азык-төлек һәм текстиль тармаклары, гидроэнергетика һәм туризм аның икътисадының төп өлкәләре санала. Сычуань Кытайның оборона сәнәгате һәм илнең фәнни-техник потенциалын үстерү күзлегеннән стратегик привинция булып тора.

Провинция Татарстанга шул исәптән Кытайның көньяк-көнбатышында зур үсеш алган сәнәгать үзәге буларак та кызыклы. Кытай Халык Республикасының иң зур елгасы булган Янцзы бассейнында үзенең гидроэнергетик ресурслары булуы металлургия, химия, машина төзелеше һәм тау сәнәгате кебек тармакларның интенсив үсешен алдан билгеләгән.

Сычуань зур үсеш алган авыл хуҗалыгы производствосына ия. Бу – Кытай чәенең һәм Кытайда беренче кәгазь акчаларның туган җире. Провинция кыргый табигать шартларында панданың бердәнбер яшәү урыны да.

2015 елда Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Хөкүмәтара килешү имзаланды.

Ә 2016 елның маенда Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә кул куелды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте видеосы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100