news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайның иң зур төзелеш компанияләренең берсендә булды

Рөстәм Миңнеханов Кытайның иң зур төзелеш компанияләренең берсендә булды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусы Төзелеш-инженерлык төркемендә булды. Ул торак, юллар төзү генераль подряды буенча эшли һәм Кытайның иң зур 500 предприятиесе арасына керә.

«Оешма дөньяның 250 иң зур халыкара подрядчысы арасына керә һәм Синьцзяндагы «инвестицияләр, финанслау, төзелеш һәм эксплуатация»не берләштерә торган иң зур комплекслы төзелеш-инвестиция төркеме санала», - дип белдерде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнехановка бүгенге көндә Кытайның 21 провинциясендә һәм 18 чит илдә проектлар гамәлгә ашыра торган компаниянең эш принциплары хакында сөйләделәр. Гамәлгә ашырылган проектлар арасында дөньяда иң зур ясалма утраулар төркеме (Дубай Пальма утравы), Синьцзяндагы иң зур су хуҗалыгы үзәкләре, Каракорым тауларындагы иң озын Кытай-Пакистан автомагистрале бар.

Бүген Xingtuan Construction Engineering Group составында 10 бүлендек предприятие бар, хезмәткәрләр саны 9 мең кешедән артып китә. 2023 елда җитештерү күләме 47,08 миллиард юань тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100