news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайның икътисади үзәкләреннән берсе - Чунцинга эш сәфәре белән килде

Рөстәм Миңнеханов Кытайның икътисади үзәкләреннән берсе - Чунцинга эш сәфәре белән килде
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән дөньяның иң зур каласы - Кытайның Чунцин шәһәренә килде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Чунцинның территориясе 82 мең квадрат километрдан артып китә, ә халкы 32 миллион кешегә җитә. Чунцин үзәккә буйсына торган махсус шәһәр статусына ия, бу аның Кытай үзәк хакимиятенә турыдан-туры буйсынуын аңлата.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Чунцин - илнең төп икътисади үзәкләреннән берсе. Аның сәнәгать потенциалының нигезен химия, машина төзелеше, электрон һәм металлургия тармаклары тәшкил итә. Шәһәрдә электромобильләр, аккумуляторлар, интеграль микросхемалар, медицина җиһазлары һәм биофармацевтика препаратлары җитештерү, шулай ук авиаракета техникасы кебек алдынгы юнәлешләр актив үсеш кичерә.

Мегаполис территориясендә 20гә якын автомобиль җыю предприятиесе, автокомпонентлар эшләп чыгару буенча - 400дән артык, мотоцикллар җитештерү буенча берничә завод эшләп килә. Шулай ук Чунцинда төбәк һәм бөтен Кытай икътисадында мөһим роль уйный торган күпләгән сәнәгый һәм югары технологияле парклар тупланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100