news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чунцин шәһәренә элемтәләрне активлаштырырга тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чунцин шәһәренә элемтәләрне активлаштырырга тәкъдим итте
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәре Халык вәкилләре җыены Даими комитеты партия төркеме секретаре урынбасары Чжан Мин белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге II форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Чунцин делегациясенә форумда катнашу өчен рәхмәт белдерде. Татарстан, Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Россия белән Кытай арасындагы элемтәләрне үстерүдә актив катнаша, дип игътибар итте ул. Республика белән Кытай провинцияләре арасында сигез килешү имзаланган, шул исәптән Чунцин белән дә (2019 елда).

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, Чунцин – Пекин, Шанхай һәм Тяньцзинь белән беррәттән Кытай Халык Республикасының үзәк буйсынудагы муниципалитетларының берсе. Биредә химия, машина төзелеше, электрон һәм металлургия сәнәгате, шулай ук IT өлкәсе яхшы үсеш алган.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Чунцин белән «Идел-Янцзы» форматындагы Хезмәттәшлек советы кысаларында хезмәттәшлек итә. Аның базасында ел саен илләр арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән төрле планлы һәм мультиформатлы чаралар үткәрелә.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Элемтәләрне активлаштырырга кирәк. Минем әле сезнең шәһәрдә булганым юк, әмма килү теләгем зур. Чунцин – куәтле сәнәгать үзәге. Хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалыбыз бар, дип саныйм. Моңа Казан-Шанхай маршрутында туры авиарейслар ярдәм итә», - дип өстәде ТР Рәисе.

Чжан Мин, үз чиратында, «РОСТКИ» II форумының масштабын һәм оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул Чунцинның сәнәгать һәм икътисади потенциалын, сәнәгатьнең төп тармакларын билгеләп үтте. «Татарстан белән Чунцинны озын дуслык тарихы бәйли. Без «Идел-Янцзы» форматы кысаларында актив эшлибез. Хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен яхшы базабыз бар. Сезне теләсә кайсы уңайлы вакытта Чунцинга килергә чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр хакимияте вәкиле Рөстәм Миңнехановка.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Чунцин – Кытайның үзәк өлешендәге һәм үзәк буйсынудагы муниципалитет. Биредә 32 миллионга якын кеше яши. Кытай Халык Республикасының иң зур коммерция үзәкләренең берсе. Сәнәгатьнең иң зур тармаклары булып химия, машина төзелеше, электрон һәм металлургия тармаклары тора. Аерым алганда, сүз электромобильләр, аккумуляторлар, интеграль схемалар, биофармацевтик препаратлар, медицина җиһазлары һәм авиаракета техникасы җитештерү турында бара.

Шанхай һәм Чанчунь шәһәрләре белән беррәттән, Чунцин Кытайда автомобильләр җитештерү үзәге булып тора. Шәһәрдә 20гә якын автомобиль җыю предприятиесе, 400дән артык автомобиль детальләре җитештерү заводы һәм берничә мотоцикл заводы бар. Еллык куәтләр – 500 меңгә якын автомобиль һәм 3 миллион мотоцикл. 2023 елга Чунцинда 16 электромобиль җитештерүче булган. Аларның еллык куәте 400 меңнән артык машинаны тәшкил иткән.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» икенче халыкара форумы Казанда 13-15 ноябрьдә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100