Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кытайда China High-Tech Fair югары технологияләр күргәзмәсен карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь Бөтендөнья күргәзмә үзәгендә булды һәм Кытайның China High-Tech Fair югары технологияләр күргәзмәсен карады, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Күргәзмә 1999 елдан бирле үткәрелә һәм Кытайда иң дәрәҗәле фәнни-техник күргәзмә санала. Узган ел ул 100 илдән 4 меңнән артык катнашучыны җыйды. Күргәзмә оештырыла башлаганнан бирле Россия Федерациясе анда даими катнашып килә», – диелә хәбәрдә.

Чарада Кытай, чит ил һәм халыкара фәнни-техник гигантлар, фәнни-тикшеренү институтлары, университетлар һәм төп милли лабораторияләр катнаша.

Быел күргәзмәдә 19 профессиональ павильон оештырылган, алар арасында халыкара фәнни-техник казанышлар, Кытай Халык Республикасының иң яңа авыр җиһазлары һәм югары технологияле сәнәгать челтәрләре, тикшеренү институтлары, университетлар һәм төп милли лабораторияләр, биотехнологияләр, ясалма фәһем, робототехника һәм зур мәгълүматлар, шәһәр инженерлык челтәрләре һәм интеллектуаль төзелеш, югары технологияле сәламәтлек саклау, цифрлы энергетика һәм чиста энергия тәкъдим ителгән һ.б. павильоннар бар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз