news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кытайда авыр станоклар җитештерә торган компаниядә булды

Рөстәм Миңнеханов Кытайда авыр станоклар җитештерә торган компаниядә булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыр һәм үтә авыр станоклар җитештерүдә махсуслашкан «Wuhan Heavy Duty Machine Tool Group Corporation» Кытай компаниясендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Визит барышында Миңнехановка предприятие продукциясен тәкъдим иттеләр. Линейка сигез категорияне һәм станокларның 400 дән артык төрен үз эченә ала. Алар арасында – авыр һәм үтә авыр вертикаль токарь станоклары, горизонталь токарь станоклары, шулай ук идәндә фрезер җайланмалар.

Компания продукциясе 40 тан артык илгә һәм төбәккә җибәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot