news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Кытай эшкуарларының Татарстанга ешрак килүе белән кызыксынабыз

Рөстәм Миңнеханов: Кытай эшкуарларының Татарстанга ешрак килүе белән кызыксынабыз
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Эшкуарлары берлегенең Россиядәге рәисе Чжоу Лицюнь белән очрашты. Аралашу II «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында узды. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов Кытай Эшкуарлары берлеге җитәкчесенең узган ел да форумда катнашуын искәртте. Ул чагындагы очрашу Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләренә багышланган иде. ТР Рәисе төбәкнең Россия-Кытай хезмәттәшлеген ныгытуда актив катнашуын билгеләп үтте. Бу хакта шул исәптән товар әйләнеше күләмнәренең артуы да сөйли – узган ел нәтиҗәләре буенча ул ике тапкыр диярлек үскән һәм 3 миллиард доллардан артып киткән.

Миңнеханов фикеренчә, Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге ике ил эшмәкәрләре арасында кооперация үсешенә ярдәм итә торган күпер функциясен үти.

«Без Кытай бизнесы вәкилләренең Татарстанга ешрак килүе, безнең инвестицион һәм икътисади потенциал белән танышуына карата кызыксыну белдерәбез. Сезнең оешма белән даими диалог безгә мөһим», - дип искәртте ул.

ТР Рәисенең әңгәмәдәше «РОСТКИ» форумының ике ил бизнесы арасындагы элемтәләрне алга таба үстерүгә йогынтысын югары бәяләде, Россиядә һәм аерым алганда Татарстанда бизнес ачуның җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтте.

«Татарстанда яңа производстволар ачуын дәвам итүче «Хайер» компаниясе моның мисалы булып тора», - диде Чжоу Лицюнь.

  • Кытай Эшкуарлары берлеге Россиядә 2006 елда оештырыла. Ул Кытай бизнесының Россия базарында эшләүче күпсанлы вәкилләрен берләштерә. Берлекнең миссиясе Россия-Кытай икътисади хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итү, Кытай компанияләренә консалтинг һәм юридик хезмәтләр күрсәтү, Кытай эшкуарларының Россия хакимият органнары һәм эшлекле даирәләре белән диалогын тирәнәйтүгә юнәлдерелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100