news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Кытай белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый бара

Рөстәм Миңнеханов: Кытай белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый бара
Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МАКСтагы каналы

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумы башланды. Анда Россия һәм Кытайдан 200дән артык компания катнаша. Катнашучыларны бай эшлекле һәм мәдәни программа көтә, дип билгеләп үтте ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Хәерле көн, кадерле дуслар, ни хао. Шунысы куанычлы, Татарстан-Кытай элемтәләре елдан-ел ныгый һәм илләребез арасындагы ышанычлы партнерлыкка сизелерлек өлеш кертә. Узган ел безнең товар әйләнеше рекордлы күрсәткечкә җитте һәм 3,35 млрд АКШ доллары тәшкил итте. Кытай - республикабызның төп инвесторы», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Форум 2023 елдан бирле уздырыла. Ул хакимият органнары, бизнес, фән, мәгариф һәм мәдәният вәкилләрен берләштерә, ә аның нәтиҗәләре яңа инвестицион проектларда, уртак җитештерү объектларында һәм мәгариф инициативалары турында килешүләрдә дәвам итә, дип өстәде Татарстан Рәисе.

Видео: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МАКСтагы каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot