Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Кырымның Россиягә яңадан кушылуының 10 еллыгы белән тәбрикләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Кадерле дуслар!
Бүген без тарихи вакыйга – 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасын Россия Федерациясе составына кабул итү һәм илебез составында ике яңа субъект булдырылу турындагы шартнамәне имзалауның 10 еллыгын билгеләп үтәбез.
Мәскәүдәге тантанага кадәр ярымутрауда яшәүчеләрнең үз ихтыярын ирекле төстә белдерүе – 2014 елның 16 мартында бөтен Кырым референдумы булып узды. Анда Кырым һәм Севастополь халкы үз киләчәген Россия белән бергә төзергә теләк белдереп, язмышында хәлиткеч әһәмиятле карар кабул итте.
Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, Кырым – Россиянең җәүһәре, энҗе бөртеге.
Халыкларыбыз арасындагы күптәнге туганлык багланышларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бакчасарай районы белән тыгыз үзара бәйләнешләр урнаштырылды, Татарстанның Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиллеге уңышлы эшләп килә.
Бүгенге көндә Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре ил үсешенә һәм Россиянең бәйсезлеген саклауга зур өлеш кертәләр.
Махсус хәрби операция шартларында кырымлылар һәм севастопольлеләр туган җирне сугыш афәтеннән батырларча, фидакарьләрчә саклыйлар. Кырым һәм герой-шәһәр Севастополь белән бергә меңләгән татарстанлы Ватаныбызның якты киләчәге өчен көрәшә.
Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле ватандашлар!
«Кырым язы» вакыйгалары гражданнарда ватанпәрвәрлекнең, ярымутрауда яшәүчеләрнең кыюлыгына, ныклыгына соклану хисенең тагын да көчәюенә этәргеч бирде. Нәтиҗәдә хәзер без – зур бер гаилә.
Сезне Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулу уңаеннан тәбриклим! Бәйрәм белән!» диелә мөрәҗәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз