news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Кырымның Россиягә кушылуы тарихи әһәмияткә ия

Бүген без бөтен ил белән Кырымның Россиягә кушылуның тугыз еллыгын билгеләп үтәбез, дип искәртте Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ул бу вакыйганың тарихи әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«2014 елдагы дәүләт түнтәрелешеннән соң кырымлылар, Донбасс халкы кебек үк, үз җирләрен яклап, үз язмышларын билгеләү хокукын яклыйлар. Вакыт ватандашларны яклау, яңа субъектларны Россия Федерациясе составына кабул итү бердәнбер дөрес юл булуын күрсәтте», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул муниципаль берәмлек башлыкларына Кырым язын бәйрәм итүгә багышланган акцияләрне һәм чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрүне контрольгә алырга һәм тәэмин итәргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов шәһәрләр һәм районнар җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә игътибар бирергә кушты.

Шулай ук безнең хәрбиләр хезмәт иткән хәрби частьләргә ярдәм итү буенча даими эш алып барыла – гуманитар ярдәм китерү, башка акцияләр, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«2023 елда Россиядә Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуның тугыз еллыгы билгеләп үтелә. Кырымның Россиягә кушылуы һәм 2014 елдагы вакыйгалар соңыннан Кырым язы дип атала башлый. Кырым халкы февральдә Киевта булган дәүләт түнтәрелешен кабул итми. Кырым Югары Советында һәм Севастополь шәһәр Советында 11 мартта Украинадан бәйсезлек игълан ителә. Референдум уздырыла, анда кырымлыларның 96 проценттан артыгы Кырымның РФ составына керүен хуплый. 2014 елның 18 мартында Кырым һәм Севастопольнең Россия составына керүе турында килешүгә имза куелды», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100