news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов күренекле спортчылар фотосы күрсәтеп, аларны танырга тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов күренекле спортчылар фотосы күрсәтеп, аларны танырга тәкъдим итте
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан тарихы спортта традицияләргә һәм зур җиңүләргә бай. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында язган.

«Быел Россиянең, шул исәптән Татарстанның физик культура һәм спорт тармагы белән идарә итү органнары төзелүгә 100 ел билгеләп үтелә. Республика тарихы данлы традицияләр һәм бөек җиңүләргә бай. Безнең данлыклы спортчылардан кайсыларын таныдыгыз?» — дип сорый республика җитәкчесе, күренекле спортчылар сурәтләнгән берничә архив фотосын күрсәтеп.

Интернет-кулланучылар фотолардан Казанда туып үскән совет спортчысы — рапиралы фехтование остасы Наилә Гыйләҗеваны, шулай ук 1984 елгы Олимпия чемпионы, хоккей буенча СССР җыелма командасы составында алты тапкыр дөнья чемпионы, хәзерге вакытта Казанның «Ак Барс»командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновны таныган.

Шулай ук Татарстан Рәисе интернет кулланучылардан нинди спорт төрен яратулары һәм ярышлар вакытында гадәттә кем өчен җан атулары белән кызыксынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot