news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә: Милләтебез өчен зур өлеш кертәсез

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены пленар утырышында ясаган чыгышында бердәмлеккә өндәде.

«Хөрмәтле мөфти хәзрәтләре! Мөхтәрәм имамнар! Кадерле дин кардәшләр! Ел саен «Казанфорум» вакытында сезне чакырабыз», – дип ул берничә көн «Россия-Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы узганын искәртте.

«Сез милләтебез үсешенә зур өлеш кертәсез. Глобальләшү чорында без кем беләндер эшләргә тиеш. Иң нәтиҗәле эш мәчетләр аша. Без аны тоябыз. Бу юнәлештә сезңең белән эшне конгресс та алып бара. Бу – безнең бердәмлекне күрсәтү», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул җыенның әһәмиятен билгеләп үтеп: «Бергә утырып сөйләшергә шундый урын кирәк. Кайбер вакытта фикерләр туры килеп бетмәскә мөмкин, ләкин без бер-беребезгә дошман булырга тиеш түгел», – дип Татарстан Рәисе бәхәстән соң уртак фикергә килерлек урын булу мөһимлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов иртәгә борынгы Болгарда очрашачакларын искәртте. «Бергәләп Изге Болгар җыенына барырбыз», - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot