news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Күп балалы нык гаиләләр – безнең зур горурлык

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында гаилә кыйммәтләренә тукталды.

«Күп балалы нык гаиләләр – безнең зур горурлык», – дип Рөстәм Миңнеханов алкышлауны сорады.

Ул милли гореф-гадәтләр, мәдәният, ана теле буыннан буынга гаилә аркылы тапшырылуын ассызыклады. «Гаилә ул – һәркем өчен мөһим тормыш чыганагы. Ул бер-беребезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә, безгә авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Гаилә кыйммәтләре – халкыбызның имин киләчәгенә ныклы терәк», – диде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot