Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кукмарада мәктәпнең яңа корпусын ачуда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарада җирле урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар өчен яңа корпусын ачуда катнашты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бина 375 укучыга исәпләнгән: ике катта 16 уку бүлмәсе, спорт һәм актлар залы, ашханә һәм медицина блогы урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов 2010 елдан бирле Татарстанда 110 мәктәп төзелүен билгеләп үтте. Бу 71 меңнән артык яңа урын булдырырга мөмкинлек биргән.
Республика Рәисе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Бүген 20 бала бүләк алды, 1 сентябрьгә кадәр I-XI сыйныфларда белем алучы 362 укучыга ярдәм күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз