Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының туган якны өйрәнү музеенда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында бертуган Родигиннар ширкәтенең элеккеге киез итек фабрикасы бинасында урнашкан туган якны өйрәнү музеенда булды. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Музей 1995 елның 8 маенда ачылган, ә инде 1997 елда бина архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән.
Республика Рәисенә музейның төп экспозицияләрен күрсәттеләр, алар арасында Кукмара районы мәгариф тарихына, аның предприятиеләренә, шулай ук Үтәмешевләр гаиләсен һәм язучы Чыңгыз Айтматовны да кертеп, танылган кешеләрнең шәҗәрәләренә багышланган күргәзмәләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз