Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов көзге каникулларда балаларның ялын оештырырга кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге каникулларда балаларның ялын оештырырга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде, дип яза Президентның матбугат хезмәте.
«Бер атнадан соң мәктәп каникуллары башлана. Бу вакытта без укучыларыбыз өчен ял оештырырга тиеш. Бу мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларына кагыла. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Спорт министрлыгы, Мәдәният министрлыгы җитәкчеләренә, Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, тиешле эшне оештырырга кушты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз