Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Республика җитәкчесе телеграм-каналында шул хакта язган.
«Көндәлек эшләрен һич арттырусыз героик хезмәт дип атап булган кешеләргә без бик тә рәхмәтле һәм алар белән горурланабыз. Иң ихлас теләкләрне кабул итеп алыгыз, сезгә фаҗигаләрсез тормыш, эшегезнең азрак булуын, уңышлар һәм сәламәтлек телим», - диде ул.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин да коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган иде. Ул
бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәмгә килүче хәрбиләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм белгечләре белән бөтен ил горурлануын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз