news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов космос атналыгы кысаларында очучы-космонавтлар белән аралашты

Рөстәм Миңнеханов космос атналыгы кысаларында очучы-космонавтлар белән аралашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе очучы-космонавтлары белән очрашу уздырды.Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Юрий Гагарин очышының 65 еллыгына багышланган Беренче Россия космос атналыгы кысаларында узды. Татарстанда шулай ук космик тематикага багышланган мәгариф һәм мәдәни чараларны үз эченә алган «Гагарин декадасы» уза.

Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп, космик тармакның шундый хөрмәтле вәкилләрен кабул итү республика өчен зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте.

Очрашуда катнашучылар – зур очыш тәҗрибәсе һәм космоста озак вакыт эшләү тәҗрибәсе булган космонавтлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot